news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында түбәтәй ясарга өйрәтәләр

Биектау районында «Гаиләле чәчәкле түбәтәй» проекты эшчәнлеген уңышлы дәвам итә. Ул җәен дә эшен туктатып тормый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Гаиләле чәчәкле түбәтәй» проекты 2025 елның апрелендә «Мәхәллә» иҗат киңлеге кысаларында эшли башлады. Ул татар халкының мәдәни мирасы символы буларак татар баш киемнәрен ясау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Проект Биектау муниципаль районы үзәк мәдәният йорты филиалы – Урта Алат авылы мәдәният йорты базасында гамәлгә куела.

Проектның җитәкчесе – Урта Алат авылы мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Галләмова. Ул 2017 елдан бирле хатын-кызлар өчен баш киемнәре ясый, 2019 елдан бирле Биектау районындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының актив әгъзасы булып тора.

Гөлчәчәк Галләмованың район һәм республика чараларында мастер-класслар һәм күргәзмәләр уздыру тәҗрибәсе зур. 2025 елда ул алтын җеп белән чигү, калфак һәм түбәтәй кебек татар милли баш киемнәрен ясау буенча квалификация арттыру курсларын узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot