Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектау районында Батырлык ордены кавалеры истәлегенә мемориаль такта ачтылар
Бүген Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбендә махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илшат Галимов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантаналы шартларда Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм хәрби комиссар Александр Найденов катнашында хәрби хезмәткәр турында бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Илшат 1976 елда Казаклар авыл җирлегендә туган. Дөбъяз авылы урта мәктәбен тәмамлаган. Төрле оешмаларда шофер булып эшләгән.
Узган елның 21 ноябрендә Илшат Галимов контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә. Мотоукчылар полкына эләгә, пулеметчы була. Алгы сызыкта Илшат Аю позывное белән билгеле.
«Абыем үз юлын үзе сайлады. Ул беркемгә берни әйтмичә, кисәтмичә контракт төзеде. Ул Туган илебезне якларга карар кылды! Безнең илебезне. Яу кырында батырларча сугышты һәм һәлак булды! Каһарманнарча», - диде Илшатның бертуган энесе Ришат Галимов.
Илшат 2023 елның 8 декабрендә соңгы тапкыр элемтәгә чыккан. 2024 елның 24 гыйнварында Авдеевка торак пунктын штурмлау вакытында һәлак булган.
«Минем улым – герой. Минем күңелдә ул мәңнегә чын ир-ат, Туган илебезне яклаучы булып калачак!» - диде Илшатның әнисе Гөлсинә Галимова.
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Илшат Галимов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне бүген Илшатның улы Әмир Галимовка тапшырдылар.
Материал Алинә Камалиева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз