news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда сәламәтлекләре чикле балаларны атта йөртү өчен ябык манеж барлыкка киләчәк

Казанның сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүче иппотерапия үзәге ябык манеж төзергә җыена. Моның өчен Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районында җир бүлеп биргән. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Әлегә иппотерапия һәм адаптив ат спорты буенча дәресләр Казан ипподромы базасында үткәрелә. Яңа урынга күчү укучылар санын арттырырга мөмкинлек бирә, шулай ук Татарстанда иппотерапия һәм адаптив ат спорты үсешенә этәргеч була», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot