Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында агачка бәрелеп имгәнгән чаңгычыны коткарганнар
Республиканың Биектау районында агачка бәрелеп, көчле җәрәхәтләр алган чаңгычыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат Мамонино авылы янында чаңгыда шуган һәм, калкулыктан төшкәндә, агачка бәрелгән. Имгәнүдән ул тора да, хәрәкәтләнә дә, сөйләшә дә алмаган.
Берникадәр вакыттан соң аны башка чаңгычы тапкан, ул коткаручыларны чакырган. Вакыйга урынына килгән коткаручылар ир-атны тартып чыгарган һәм табибларга тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз