news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында 110 гектар җирне балтырган үләненнән чистартканнар

Биектау районында Сосновский балтырганы белән көрәшүнең чираттагы этабы тәмамланды. Муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта 110 гектар җир үсемлектән чистартылган. Суыксу, Әлдермеш һәм Олы Кавал авыл җирлекләре эш күләме буенча лидер булган.

Чаралар республика программасы кысаларында уздырылган. Аларны гамәлгә ашыру өчен, Татарстан бюджетыннан 6,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ике атнадан комиссия эшкәртүнең нәтиҗәлелеген бәяләячәк.

Матбугат хезмәтендә шулай ук билгеләп үтүләренчә, эшләр дәвам. Балтырганнан әлегә тулысынча котыла алмаганнар. Үсемлеккә каршы көрәшү чаралары финанслаугә бәйле рәвештә алып барыла.

Шәхси кишәрлек хуҗалары территорияләрен балтырганнан мөстәкыйль рәвештә чистартырга тиеш, дип искәрттеләр халыкка. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта Административ-техник инспекция штраф салырга мөмкин.

Сосновский балтырганы – бик куркыныч үсемлек. Ул 4 метрга кадәр биек булып үсәргә мөмкин, бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык җитештерә, ә аның суы кояшлы вакытта тән тиресен бик нык яндыра ала. Белгечләр мондый нәтиҗәләрне булдырмас өчен үсемлекне юк иткәндә саклагыч кием кияргә һәм балтырганны чәчәк ату чорында чапмаска киңәш итә – бу аның таралуына ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot