news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районы махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар ярдәм китерде

Биектау районы махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар ярдәм китерде

Биектау районыннан махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанск шәһәренә чираттагы 20 тонна авырлыктагы гуманитар йөк партиясен китерделәр. Ярдәм җыюда җирле халык, предприятиеләр, оешмалар һәм волонтерлар катнашты.

Йөк составына медикаментлар, маскировка челтәрләре, кием-салым, төзелеш материаллары, бензопычкылар, йокы капчыклары, азык-төлек, ярмалар, яшелчәләр һәм хәрбиләр өчен тәм-томнар кергән. Шулай ук сугышчыларга район мәктәп укучыларыннан рәхмәт һәм ярдәм сүзләре язылган хатлар тапшырылачак.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Биектау районы халык, предприятиеләр һәм администрациянең уртак тырышлыгы белән 700 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.

Фото: ТР Биектау районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot