news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районы мәктәпләрендә балаларга юнәлеш бирү буенча киңәшче вазифасы булдырылды

Биектау районының 15 мәктәбендә директорның балаларга юнәлеш бирү буенча киңәшчеләре үз эшләрен башлап җибәрде. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» газетасы яза.

Киңәшчеләр балалар хәрәкәтләрен оештыру, аларга патриотик тәрбия бирү өстендә эш алып барачак. Киңәшче-педагоглар һәр балага шәхси якын килеп, аларга ярдәм итеп, тыңлап һәм аңлап, балаларның идеяләрен уңай якка борып, аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100