news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районы Кече Рәс авылында мәдәният йорты ачылды

Биектау районы Кече Рәс авылында мәдәният йорты ачылды. Клуб диварына татар шагыйре Габдулла Тукайның туган якка мәхәббәт рухында сугарылган шигъри сүзләре язылган. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Клуб ачылу тантанасына Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов та килгән иде. Ул авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады һәм клубның, яшьләренә карамастан, барысын бергә җыйнап, туплап тору урыны булачагына ышанычын белдерде.

«Без бүген бик тә бәхетле. Яңа мәдәният йорты заман таләбенә туры килә торган, монда ял итү, күңел ачу, яраткан шөгылең белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Авылдашлар белән бергәләп бу көнне зарыгып көтеп алдык. Иҗат белән шөгыльләнү өчен менә дигән җирлек», – диде Кече Рәс авылы клубы мөдире Гөлфия Сабирова.

Яңа клуб халык күнеккән, үз иткән, яраткан урында төзелде. Яңа бинада китапханә дә урнашкан. 40 урынга исәпләнгән.

Кече Рәс авылы клубы федераль күләмдән тормышка ашырыла торган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелде. Әлеге проект өстенлекле проектлар исәбенә керә һәм халыкның мәдәният учреждениеләренә йөрешен арттыру, гражданнарга мәдәни инфраструктура булдыру максатыннан алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot