Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районы Дөбъяз авылында заманча татар музыкасы фестивале узды
Кичә Биектау районы Дөбъяз авылында заманча татар музыкасы фестивале узды. Ул open-air концерт форматында узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Чара милли гореф-гадәтләрне һәм актуаль музыкаль юнәлешләрне берләштерде. Ачык һавадагы бәйрәм Казаннан ерак түгел, Биектау районындагы матур мәйданчыкта үтте.
Фестиваль кунакларын заманча татар музыкасы башкаручыларының чыгышлары сөендерде. Сәхнәгә Марат Яруллин, «ДЫШАТЬ» һәм Beku төркемнәре, DJ Сөләйман, шулай ук башка артистлар чыкты. Музыкаль программа төрле жанрларны берләштерде.
Концерттан тыш, фестиваль территориясендә интерактив зоналар һәм төрле тематик мәйданчыклар эшләде. Анда һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алды.
Фестиваль учак янында күмәк җыр һәм ачык һавада фильм күрсәтү белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз