Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районы башлыгы «Теләкләр чыршысы»нда катнашучы балаларның теләкләрен чынга ашырды
Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты һәм районда яшәүче 12 баланың хыялын тормышка ашырды.
Быел район башлыгы балаларга ярдәм итүгә багышланган чараларда ике тапкыр катнашты. Беренче республика акциясе кысаларында ул дүрт баланың – Алимә, Данил, Әмирә һәм Лиянең теләкләре язылган открыткаларны тартып чыгарды. Аларның хыяллары инде тормышка ашыру процессында.

200гә якын бала катнашкан район «Теләкләр чыршысы»нда Равил Хисаметдинов тагын сигез открытканы тартып чыгарды. Теләкләр арасында тимераяклар, җыя торган конструкторлар, тәҗрибәләр үткәрү өчен җыелмалар һәм сюрприз-бүләкләр бар.

«Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучылар белән очраштым. Минем миссиям – аларга бүләкләр әзерләү һәм тапшыру иде. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән бергә балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладык. Барлык хыяллар да тормышка ашсын!» - диде район башлыгы.
Фото: ТР Биектау районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз