news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов: Биектау – Казан артының энҗесе

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов: Биектау – Казан артының энҗесе
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Биектау районындагы Сабантуй бәйрәме авыл җирлекләре әзерләгән ишегалларын карау белән башланып киткән иде. Аннары ул төп мәйданда районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллинның Коръән сүрәләрен укуы, пролог өлеше һәм гимннар белән дәвам итте. Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов үзенең сәламләү һәм аграрийларны котлау вакытындагы чыгышында район һәм игенчеләр хакындагы фикерләрен белдерде.

«Сезне чын күңелдән иң мөһим милли бәйрәмебез белән тәбриклим. Ул мөһим даталар белән туры килде. Әле генә Рус теле көне һәм якты Корбан бәйрәме узды. Ә аннан соң Ватаныбыз халкының бердәмлеге һәм көче символы булган Россия көнен билгеләп үтәчәкбез. Нәкъ менә шуңа күрә, биредә, Сабантуйда берләшеп, без төрле милләт кешеләре арасында тынычлык, татулык һәм дуслыкның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклыйбыз. Биектау – Казан артының энҗесе, хезмәт сөючән куллар һәм юмарт йөрәкләр ягы ул. Орлык уңдырышлы туфракта шыткан кебек, безнең гореф-гадәтләр дә яши килә һәм чәчәк ата. Сабантуй – моңа ачыктан-ачык дәлил», – диде муниципалитет башлыгы.

Шулай ук район башлыгы, аграр тармак алдынгыларына рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм бүләкләде.

«Сабантуй бәйрәме – татар халкының иң асыл сыйфатларын күрсәтә: хезмәт сөючәнлекне, туган җирне яратуны һәм кунакчыллыкны. Бу юлы без бу зур бәйрәмебез өчен яңа мәйданчык сайладык. Бәйрәмнең төп хуҗалары булган игенчеләребез белән горурланабыз. Табыннарыбыздагы ризык муллыгын – нәкъ аларның хезмәте тәэмин итә. Алар тырышлыгы белән чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Авыл хуҗалыгы эшчеләренә ихластан рәхмәт белдерәбез. Республиканың үсеше – аның районнарының хезмәтләреннән дә тора. Бу җәһәттән дә биектаулылар төбәкнең алдынгы булуына лаеклы өлеш кертәләр», – дип ассызыклады Хисаметдинов.

  • Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган оператив мәгълүмат буенча быел чәчүлек мәйданнары 2,7 миллион гектарны тәшкил итте. Шул исәптән 1,7 миллион гектарны сабан культуралары били. Бөртеклеләр – 1,3 миллион, майлы культуралар – 583 мең гектарда чәчелгән. Шулай ук шикәр чөгендере – 53,7 мең һәм терлек азыгы 752 мең гектар мәйданнарында үстерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot