news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау муниципаль районында 400 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы ачылды

Марат Әхмәтов, быел республика игенчеләре алдында авыл хуҗалыгы тармагы үсешен 5 %ка арттыру, үсемлекчелекне – 10%ка арттыру бурычы тора, ди.

(Казан, 17 март, "Татар-инорм"). Кичә, 16 мартта, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мүлмә авылында “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖендә 400 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, АПКпредприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашкан.

«Шушы көннәрдә безнең район тәүлеккә 100 тонна сөт саву чиген узды, – дип хәбәр иткән Рөстәм Кәлимуллин. – Әмма без ирешелгәннәрдә тукталып калырга уйламыйбыз. Безнең бурыч – бу санны район өчен иң түбән күрсәткеч итеп калдыру».

Марат Әхмәтов, быел республика игенчеләре алдында зур бурычлар тора: авыл хуҗалыгы тармагы үсешен 5 %ка арттыру, үсемлекчелекне – 10%ка арттыру, дип белдергән.

«Татарстанда зур агрохолдинглар да, шулай ук урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да эшли. Бу максатларга бары тик һәр авыл хуҗалыгы оешмасы үзеннән өлеш керткәндә генә ирешергә мөмкин. Мондый комплексларны ачу – һәрчак күңелле, –ди Марат Әхмәтов. – Биектау районының мөмкинлекләре күп, сезнең иң югары нәтиҗәләргә ирешүегезгә ышанам.

Аннары символик кызыл тасма киселгән, шуннан соң Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе терлекчелек комплексын карап чыккан.

Терлекчелек объектында саву залы урнаштырылган, азык өләшү җайланмасы һәм эшне җиңеләйтә торган башка җайланмалар көйләнгән. Хәзер монда 280 баш сыер бар. Комплексның смета хакы 120 млн. сумнан артык.

Шуны да әйтергә кирәк, алга таба “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчелеге эре мөгезле терлекләр санын һәм терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттырырга уйлый. Быел ук инде монда 600 башка исәпләнгән чираттагы объектны төзергә керешәчәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100