news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау мәктәпләрендә «Балаларга юнәлеш бирү» буенча киңәшче вазифасы булдырылды

Биектау районының 15 мәктәбендә директорларның «Балаларга юнәлеш бирү» буенча киңәшчеләре үз эшләрен башлап җибәрде. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» яза.

Киңәшчеләр балалар хәрәкәтләрен оештыру, аларга патриотик тәрбия бирү өстендә эш алып барачак. Киңәшче-педагоглар һәр балага шәхси якын килеп, аларга ярдәм итеп, тыңлап һәм аңлап, балаларның идеяләрен уңай якка борып, шул идеяләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100