news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау кызы Мәскәүдә узган халыкара бәйгедә лауреат булды

Кыз бию студиясенә йөри, КВНда катнаша, ә бу җиңү аны нәфис сүз остасы буларак танытты.

(Биектау, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Биектау хәбәрләре”). Биектауның 2 нче урта мәктәбе укучысы, “Балкыш” балалар иҗаты йортында иҗат белән шөгыльләнүче Азалия Хөсәенова “Мәскәү вакыты” дип аталган Балалар һәм үсмерләр иҗаты халыкара конкурс-фестивалендә катнашып, “Нәфис сүз” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Фестиваль Мәскәүдә 13-15 гыйнвар көннәрендә уздырылды, дип яза “Биектау хәбәрләре” газетасы.

Азалия конкурс программасы кысаларында Ирина Пивоварованың “Сочинение” хикәясен сөйләгән. Талантлы кызны нәфис сүз буенча бәйгегә укытучысы Йолдыз Шакирова әзерләгән булган.

Тагын шунысын да әйтеп китәргә кирәк: Азалия “Мандарин” бию студиясенә биергә йөри һәм КВН командасы әгъзасы да, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot