news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Биектау коммуналь челтәрләре» директорын ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар

Аны законсыз рәвештә 70 мең сум акча алган дип шикләнәләр, диде агентлык чыганагы.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Ришвәт алуда шикләнеп «Биектау коммуналь челтәрләр» директорын тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре компания җитәкчесен һәм бу эштә катнашкан тагын бер кешене тоткарлаган.

Законсыз рәвештә 70 мең сум акча алу турында сүз бара. Бу эштә катнашы булган тагын бер кеше ришвәт алуда арадашчы булуда шикләнелә.

Бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100