news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау көрәшчеләре Теләче белән Арчаны артта калдырды

Татарстанның Биектау районында тагын бер тапкыр татарның легендар батыры Данил Галиевны искә алып, аның хөрмәтенә көрәш турниры уздырылды.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ") 5 ноябрьдә Татарстанның Биектау районы үзәгендәге "Биектау" спорткомплексында тагын бер тапкыр татарның легендар батыры Данил Галиевны искә алып, аның хөрмәтенә көрәш турниры уздырдылар, дип хәбәр итә "Идел" журналы. Ярышларда 13 команда көрәшчеләре бил алышты, 1999-2001 елларда туган егетләр катнашты.

Көрәш сөючеләр, бәлки, хәтерлидер, моннан ике дистә еллар элек Данил Галиев вафатыннан соң мәрхүм көрәшченең туган төбәге — Биектау районының Татар Әйшәсе авылында аның истәлегенә дәрәҗәле ярышлар оештырыла башлаган иде. Бәйгенең башында көрәшченең дусты, ул вакытта Биектауда спорт өчен җаваплы, бүгенге көндә "Ак Барс" Көрәш сарае генераль директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов торган иде. Казанда үзе эшләгән оешмада да оештырды ул бәйгеләрне. Аннан килеп, Данил Галиев исеме белән бәйле турнир ул яшәгән Түбән Кама шәһәрендә дә уздырыла. Анысы инде бүгенге көндә республиканың иң дәрәҗәле турнирларыннан санала. Ягъни татарның йөзек кашы булырдай татарча көрәштә аның иң лаеклы уллары онытылмый.

Моннан ике ел элек Биектаудагы спорткомплекс янәшәсендә шушы төбәкнең иң танылган спорт осталарына бюстлар куелган чакта, район җитәкчелеге Данил Галиев истәлегенә биредә бәйгеләр янәдән оештырыла башлый дип вәгъдә биргән иде. Үзе дә көрәшче булган район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сүзендә торды: икенче ел рәттән Биектауда яшьләр арасында көрәш турниры узды. Бәйгене тамаша кылырга мәрхүм көрәшченең тормыш иптәше, уллары, оныклары, дуслары да килгән.

Быелгы ярышларда, нигездә, Казан арты районнарыннан 13 команданың 100дән артык көрәшчесе бил алышты. Җиде үлчәү авырлыгында узган бәйгедә беренче урынны хаклы рәвештә Биектау командасы яулады. Икенче урында — Теләче, өченче баскычта Арча көрәшчеләре. Бу хакта безгә Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, көрәш буенча Халыкара класслы спорт остасы Нәфис Миңнебаев сөйләде.

Ул шулай ук бүгенге көндә Биектауның төп командасы 11-12 ноябрь көннәрендә Казанда узачак Татарстан чемпионатына әзерләнүләре турында да җиткерде. Аерым проблемалар да бар икән. Әйтик, үзенең (әле берничә атна элек кенә Нәфис Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларын откан иде) муниципаль хезмәткәрләр арасында узучы Спартакиадада катнашып, күнегүләргә бик аз вакыты кала икән. Төп көрәшчеләреннән берсе Радик Фәйзуллин да Татарстан чемпионатында катнашмаячак. Күптән түгел ул җәрәхәт алган һәм аягына операция ясаткан. Шулай да Биектауның спорт «министры» төшенкелеккә бирелми: «барыбыре җиңү өчен тырышачакбыз», ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100