news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау ифтары биш йөздән артык мөселманны җыйды

Җыелган халык Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазын укыды.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 21 май көнне Биектау районында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән узган ифтарда биш йөздән артык мөселман катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ифтарга кадәр Татарстан мөфтие Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм район имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән бергәлектә Биектау авылында төзелеп килүче мөхтәсибәт бинасын карады. Шулай ук җирле халык белән аралашты, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен ирештерде.

Камил хәзрәт белән очрашу барышында муниципалитет җитәкчесе аңа райондагы милли-конфессиональ хәл турында сөйләде. Мөфти Биектау мөхтәсибәте эшчәнлегенә бәя бирде һәм киләчәктә районда диннәр арасында татулыкны ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару буенча үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Биектау районы стадионына төрле буын вәкилләре – хезмәт алдынгылары, лаеклы ялдагы өлкәннәр, күп балалы яшь гаиләләр, аксакал имамнар, мохтаҗлар, инвалидлар – барлыгы биш йөздән артык кеше катнашты.

Татарстан мөфтие район халкы белән очрашу үткәрде, рамазан ае, зәкят, нисаб, фидия, фитыр сәдакасы, Ураза гаете һәм бәйрәм намазына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Җыелган халык Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазын укыды.

Биектауның 4нче мәктәбе спортзалында биш йөздән артык кешегә ифтар ашы әзерләнде. Биредә авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелеп дога кылынды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100