Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау гимны авторы Рафис Корбан: Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Биектау районы Сабан туенда билгеле язучы Рафис Корбан да бәйрәм уңаеннан фикерләре белән бүлеште.
«Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм. Шушы районда туып-үстем, аннары мин әлеге мәйданда яңгыраган Биектау гимны сүзләренең авторы. Сабантуй ачылышы вакытында иң башта Россия, аннан соң Татарстан һәм Биектау гимннары яңгыраган чакта горурланып тыңлап утырдым. Биектау Сабан туйлары элек тә бик матур һәм күңелле үтә иде, быел яңа мәйдан да аеруча күркәм. Биектаулылар басу батырларын, авыл уңганнарын һәрвакыттагыча зурлап хөрмәтли. Сабантуй – язгы чәчүләрдән соң халык өчен чын күңел ачу тантанасы», – дип сөйләде Рафис Корбан «Татар-информ»га.
Сабантуй мәйданында дәүләт татар фольклоры ансамбле, районның үзешчән артистлары, сәхнә әһелләре чыгыш ясады. Шулай ук милли бәйрәм барышында халык уеннары, ат чабышлары һәм төрле ярышлар үтте. Сабантуйның көрәш келәмендә абсолют батыр титулын Азат Яруллин яулады. Ул акчалата приз, телевизор, тәкә һәм автомобиль белән бүләкләнгән.
Шулай ук Сабантуйда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз