Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Биектау”да мотокросста Россиянең 9 төбәгеннән 76 спортчы катнашты
Ярышларда үз осталыкларын 8дән алып 61 яшькә кадәрге спорт сөюче мотоциклчылар күрсәтте.
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Бүген “Биектау” мотодромында Идел буе кубогы кысаларында Татарстан ДОСААФы кубогына мотоцикл кроссы узды. Әлеге ярышларны Татарстан ДОСААФы һәм Татарстан мотоспорт Федерациясе оештырды. Ярышларда үз осталыкларын 8дән алып 61 яшькә кадәрге 76 спорт сөюче мотоциклчылар күрсәтте.
Идел буе кубогы кысаларында “Биектау” мотодромы икенче тапкыр шундый ярышлар уздыра. Татарстан ДОСААФы кубогына мотоцикл кроссында Россиянең 9 төбәгеннән (Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Түбән Новгород, Киров өлкәсе, Самара өлкәсе , Пермь крае, Пенза) 76 спортчы катнашты.
- Сигез яшьлек Артем Артемьев Чабаксардан, 61 яшьлек Владимир Свечихин Йошкар-Оладан килгән.
Һәвәскәрләр һәм профессионаллар шәхси-команда зачётында ярышты. Төп максат - мотоцикл спортын популярлаштыру һәм яшьләрне әлеге спорт төренә тартып, республикада көчле спортчылар, командалар булдыру. Катнашучыларны 1 мең 800 метрлы трассада ясалма элементлар белән тугыз каршылык көтә иде.
Ярышлар Хәрби диңгез флоты көненә багышланып уздырылды. Ярышлар алдыннан күнекмә узды. Аннан бәйрәмгә килүчеләр күктә очучы Сергей Логвиненко җитәкчелегендә Як-52 самолетының пилотажын күрде.
Ярышта катнашучыларны старт алдыннан Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз