news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау басуларындагы бәрәңгене караклар “бригада” белән урлый

Чит төбәкләр, якын чит ил вәкилләре исә аны сатып алырга дип килә. Быелгы фараз буенча, бәрәңгенең бәясе 10 сумнан ким булмаячак.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Атна-ун көннән Биектауның “Березка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәтчәннәре бәрәңге алырга тотыначак. Биредә бу культура 120 гектар мәйданны били. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хуҗалык җитәкчесе Фәрит Сабитов хәбәр итте.

“Узган ел бәрәңгенең уңышы бик яхшы иде, әмма бәясе түбән булды. Быел бәясе әйбәт булыр, мөгаен, әмма уңышы түбәнрәк, чөнки яңгырлар җитәрлек булмады. Былтыр 200 тонналап бәрәңге җыйдык. Аны хәтта фермаларга да тутырып торырга туры килде һәм 5 сумнан сатып җибәрдек. Шуңа да планлаштырып кына авыл хуҗалыгын тигез генә, матур гына алып барып булмый шул”, - ди Фәрит Сабитов.

Аның фаразлары буенча, быел бәрәңгенең бәясе 10 сумнан ким булмаячак.

Хуҗалыкта бәрәңгене ала торган техника, аны аралый торган җиһазлар, саклау өчен урын — барысы да булдырылган. Югары уңыш алу өчен биредә барлык технологияләрне дә үтәргә тырышалар. Бәрәңгене утыртырга, сакларга өйрәндек, яхшы һава шартлары гына кирәк, дип саный хуҗалык җитәкчесе.

Биектау бәрәңгесен татарстанлыларга гына түгел, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләргә, Россия төбәкләренә дә сатып җибәрәләр. Мисал өчен, Әзербәйҗаннан килеп алганнары бар. Шулай ук Россиянең Мәскәү, Саратов кебек төбәкләре дә җирле бәрәңгене сатып ала. “Березка”лылар үзләре дә Чувашиягә барып тәҗрибә уртаклаша, орлыклар алыштыра.

Чит төбәкләр Биектау бәрәңгесен сатып алса, җирле халык көпә-көндез басуга килеп урлый диде Фәрит Сабитов. “Тирә-күрше авыллардан килеп бәрәңгене казып алып, көпә-көндез урлап китү очраклары булды. Алар басуны таптап керә дә, бәрәңгенең эреләрен генә сайлап, капчыкка тутырып кача. Шуның өчен басуда кизү торуны оештырдык. Әмма каракны тоткан очракта да бернишләтеп булмый. Бер чиләк бәрәңге өчен полиция чакыртудан мәгънә юк, закон буенча җәзага тарту өчен урланган товарның бәясе җитеп бетми", - дип сөйләде ул.

Ул шулай ук каракларның ашау өчен түгел, сату өчен урлавын билгеләп үтте. "Ашар өчен алсалар сүз әйтмәс тә идең, кыйммәтле автомобильләрдә киләләр, бүген "Рено Дастер"да килгән берсен тоттык", - диде ул.

Фәрит Сабитов әйтүенчә, бәрәңгене урлау максатыннан хәтта кайберәүләр махсус әзерләнеп киләләр, бәрәңге казу өчен бомжларны яллау очраклары да булуын әйтте.  "Кайберәүләр хәтта “бригада”лар белән килеп урлый башлады. Кеше хезмәтен әрәм итәләр, бу бит авыл кешесен хөрмәт итмәү”, - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100