news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау башлыгы: Үзара салым җыю мөһимлегенә халыкны акрынлап инандырабыз

Рөстәм Кәлимуллин шәһәр яны районнарында үзара салым акчасы җыю авыррак булуын әйтте.

Биектау башлыгы: Үзара салым җыю мөһимлегенә халыкны акрынлап инандырабыз
Рамиль Гали

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл утырышында үзара салым җыю тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Халыкны акрынлап инандырабыз, елдан-ел кешеләр активлаша», — диде ул.

«Кукмара белән чагыштырганда, мактана алмыйбыз, аларда уртача 600 шәр сум җыялар, бездә 300 әр сум. Без дә арттырырга телибез дә, ләкин шәһәр яны районнарының үз авырлыклары бар. Күпләр Казанда эшли, аларга «барып җитә алмыйбыз», — диде Рөстәм Кәлимуллин.

Өч торак пунктта референдумнар узачагын, аларга җитди әзерләнүләрен, тагын 22 торак пунктта актив рәвештә җыеннар узганын әйтте. Биектау башлыгы үзара салым акчасының 60 проценты юлларга вак таш җәюгә киткәнен, шулай ук, яктыртуга сарыф ителгәнен белдерде. «Соңгы вакытта район үзәкләре, зур торак пунктлар активлашты. Алар тротуарлар сорый. Нигездә, без тротуарларга, зиратларга игътибар итәбез», — диде.

Рөстәм Кәлимуллин Биектау авыл җирлегендә 18 мең кеше яшәгәнен, җыелган акча кая киткәнен күрсәткән баннерлар элгәннәрен әйтте. «Сез актив, тәҗрибәле җитәкче, халык белән эшләү тәҗрибәгез зур. Өченче районны җитәклисез. Нинди күндерү чаралары кулланасыз?» — дип сорады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

«Авыл җирлекләре башлыклары авылларның лидерларын таба. Үз машиналарына утыртып, күрше авыл җирлекләрендә башкарылган эшләрне күрсәтә. Аннары җыеннарда шунда-шунда бардык дип, чыгыш ясыйлар. Әйтик, Арча зиратын карадык. Шуннан соң фикерләр үзгәрә. Һәр урамга үз волонтерлары куелган. Алар халыкка алдан мәгълүмат җиткерә, алдан әзерләп куя», — диде Рөстәм Кәлимуллин.

Марат Әхмәтов шәһәр яны районнарының үз спецификасы булуын билгеләп узды. Сүз уңаеннан, 17 ноябрь көнне Югары Осланда, сайлаучылар 50 проценттан азрак күләмдә килгәнгә, референдум узмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100