news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау башлыгы авылда хуҗасыз йөргән маллар проблемасын хәл итеп булмавын әйтте

Рөстәм Кәлимуллин сүзләренчә, тиешле органнар хуҗалыктагы тәртипсезлекләрдән хәбәрдар.

Биектау башлыгы авылда хуҗасыз йөргән маллар проблемасын хәл итеп булмавын әйтте
Рамил Гали/архив

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Юртыш һәм Мәмдәл авылларында хуҗасыз йөргән маллар проблемасын хәл итеп булмавын әйтте.

Безнең редакциягә Юртыш авылында «Правда» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең маллары авыл эчендә теләсә кайда йөрүе, сыер һәм атларның авыл кешеләренең бакчаларын таптавы, юл уртасында хайван үләксәләре ятуы турында хәбәр иттеләр. Без Юртыш авылына барып, андагы хәлләр турында яздык.

«Мин ул авылдагы дуңгыз фермасын бетереп, өч мәртәбә төзекләндереп бирдем. Зур ферма ясадым. Аннары анда инвестор алып килгән идем. Авыл халкы тибенә-тибенә инвесторны кертмәде. Хәзер үкенәләр. Авыл җирлеге җитәкчесе бар бит анда. Без нишләтик? Бернәрсә дә эшләтеп булмый», — диде Рөстәм Кәлимуллин.

Район җитәкчесе сүзләренчә, тиешле инстанцияләр «Правда» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендәге хәлләр турында белә.

«Прокуратура, Тикшерү комитеты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белә. Бөтенесе белә моны. Алар да аптырашта. Башта тотынган идек без аңа. Авыл хуҗалыгы юристлары: „Бу — шәхси хуҗалык. Җинаять эше телисезме әллә“, — дип безне куып кайтардылар. Ферма - шәхси милек. Шулай булгач, үлгән сыерларны нишләтәсең», — диде ул.

Авыл җирлеге җитәкчелеге дә бу мәсьәләне хәл итә алмый. «Хуҗалык җитәкчесе Фиркать Вахитов халыкка „Малларны ябам“, — дип кабатлап килә. Гел шул бер сүз. Тагын нәрсә дисен инде ул? Әлегә авыл халкының матди зыян килү турында гаризалар язганы юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да күмәк хат язган юк, кешеләр язарга тели икән, язабыз да илтәбез», — диде авыл советы башлыгы Фәрит Сафиуллин.

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге мөдире Идрис Гатин хуҗалыктагы вазгыятьне контрольдә тотуларын әйтте.

«Без анда гел барып торабыз. Хуҗалык җитәкчесе хәзер уҗым чәчми. Ашатырга әйбере юк. Чәчмәгәч булмый инде. Хәзер Фиркать Вахитовның бер генә юлы бар: тиз арада малларны тазартып сатып җибәрү. Кыска гына әйткәндә, ферманы бетерергә», — диде ул.

Мәмдәл авыл җирлегендәге хуҗасыз маллар турында тулырак «Интертат» сайтында укый аласыз.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100