news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Биедек тә, җырладык та»: Росгвардия хәрби оркестры 8 Март уңаеннан Тандемда чыгыш ясады

Бүген Росгвардиянең хәрби оркестры 8 Март уңаеннан Казанның «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында музыкаль флешмоб оештырды.

Мондый чыгышлар күркәм гадәткә әверелде, музыкантлар инде 4 ел 23 февральдә һәм 8 Мартта шәһәр халкы өчен концертлар куя.

Росгвардиянең Идел буе округы Казан махсус моторлаштырылган полкы хәрби оркестры музыкантлары «Катюша» җырын һәм башка берничә популяр композиция башкарды, аннары милли көйләргә күчте. Тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде һәм кушылып җырлады. Шуннан соң музыкантлар фуражкаларын салды һәм түбәтәйдән калды.

«Миңа музыкантларның чыгышы ошады, яңгыраш бик кызыклы, алар үзләре дә көтмәгәндә килеп чыкты. Төрле фигуралар ясап тезелеп басуларын да искәртәсем килә. Биеделәр дә, җырладылар да, кыскасы, булдырдылар», - дип сөйләде Валерия Белоус.

Концерттан соң «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе оркестрның дирижеры - майор Вадим Кравчук белән аралашты. Росгвардия хәрбиләре исеменнән ул гүзәл затларны 8 Март белән тәбрик итте, аларга бәхет, мәхәббәт һәм аяз күк йөзе теләде.

«Бүген искиткеч көн, үз репертуарыбызга кадерле хатын-кызларыбыз турында милли җыр алмасак гөнаһ булыр иде. Коллективның да, тамашачыларның да кәефен күтәрү өчен бүген беренче тапкыр түбәтәй кидек. Дулкынлансак та, ерып чыктык», - диде ул.

Концерттан соң полк хәрбиләре мәйданчыкта җыелган хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100