Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биатлонны 2027 елгы кышкы Универсиада программасыннан төшереп калдырдылар
Биатлон Кытайда узачак 2027 елгы кышкы Универсиада программасына кертелмәгән. Шулай итеп, 1995 елдан бирле беренче тапкыр биатлончылар Бөтендөнья студентлар Уеннарында чыгыш ясамаячак. Бу ТАСС карамагында булган материаллардан күренә.
Биатлон буенча ярышлар беренче тапкыр 1983 елда Болгариядә узачак кышкы Универсиада программасына кертелә. Турнирның төп геройларының берсе Совет биатлончысы Тарас Дольный булды. Ул ике шәхси узышны да отты – 10 һәм 20 км га, шулай ук СССР җыелмасы составында эстафетада алтын яулады.
Соңыннан биатлон 1989 һәм 1993 елгы Универсиада программасына кертелгән. 1997 елдан башлап бу спорт төрендә медальләр 28 ел дәвамында бертуктаусыз – рәттән 14 кышкы Универсиадада уйнатылды.
Соңгы Бөтендөнья кышкы студентлар Уеннары 2025 елның 13-23 гыйнварында Италиянең Турин шәһәрендә узды. Элегрәк барлык кышкы Универсиадаларда, шул исәптән 1960 елгы Беренче Уеннарда катнашкан Россия спортчылары Россия спортына карата санкцияләр аркасында 2023 һәм 2025 елгы ярышларны калдырдылар.
Киләсе кышкы Универсиада 2027 елның 15-25 гыйнварында Кытайның Чанчунь шәһәрендә узачак. Май аенда Халыкара университет спорты федерациясе Россия спортчыларын оешма эгидасы астында ярышларга нейтраль статуста кертте.
2025 елның июлендә Россия спортчылары Германиядә узган Бөтендөнья җәйге Универсиадада нейтраль статуста чыгыш ясадылар. Катнашучылар составына Россиядән 41 атлет кергән. Алар 16 медаль яулады: алты алтын, алты көмеш һәм дүрт бронза.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз