news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биатлончы Эдуард Латыйпов Россия чемпионатында өченче урын алды

Дөнья кубогы этабында беренче урынны Матвей Елисеев алды.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 31 мартта Ханты-Мансийск шәһәрендә биатлон буенча Россия чемпионаты башланды. Эдуард Латыйпов беренче көндә үк призлы урын алды.

Ярышта биатлончы Эдуард Латыйпов 14,6 секундка калышып, бронза яулады, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты.

Дөнья кубогы этабында беренче урынны Матвей Елисеев, икенче урынны Максим Цветков алды. 

1 апрельдә спортчылар бер-берсен эзәрлекләү ярышында медальләр өчен көрәшәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot