news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биатлончы Антон Шипулин Думага депутат булып барырга җыена

Антон Шипулин сайлау кампаниясе кысаларында Россия шәһәрләрендә булырга һәм аларның проблемалары белән танышырга ниятли.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Биатлон буенча Олимпиада чемпионы Антон Шипулин Россия Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясен башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Бүген минем сайлау алды кампаниям башлана», — диде Антон Шипулин.

Биатлончы берничә шәһәрдә булуы белән уртаклашты. Проблемалар белән җентекләп танышырга ниятләвен әйтте.

«Минем белән аралаша торган кешеләрнең миндә алар ышанган кандидатны күрүләрен телим», — диде биатлончы.

Антон Шипулин праймеризның яхшы узуына өметләнә.

  • Антон Шипулин 2014 елда Олимпия чемпионы, алты тапкыр Дөнья чемпионы. Масс-стартларда кече Дөнья кубогы иясе, юниорлар арасында абсолют Дөнья чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры. 2018 елда спорттан китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100