Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биатлон, теннис Кубогы, брейкинг: Татарстанда кышкы спорт вакыйгалары буенча гид
Черек күлдәге һәм Кремль яр буендагы шугалаклар декабрь ахырына кадәр ачылачак.
ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта бу кышта Татарстанда нинди ярышлар узачагы, Казанның төп шугалаклары кайчан эшли башлаячагы һәм республикада нинди массакүләм спорт чаралары оештырылачагы турында сөйләделәр.
Әлмәттә Теннис буенча Россия Кубогы һәм Казанда биатлон буенча ил беренчелеге
Быелгы кышта Татарстанда берничә зур спорт чарасы узачак һәм алар кышкы спорт төрләренә генә кагылмый.
«Әлмәттә 13-23 февральдә теннис буенча Россия Кубогы үтәчәк, хәзерге вакытта катнашучылар исемлеге төзелә. Барлык теннис сөючеләрне бу турнирда көтеп калабыз», - дип хәбәр итте Татарстан спорт министры Владимир Леонов.
Россия Кубогы медальләре биш разрядта (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разряд, парлы һәм катнаш парлы) уйнатыла. Турнирның гомуми приз фонды 1,6 миллион сум тәшкил итә.
Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VI этабы Татарстанда кышның төп спорт вакыйгаларыннан берсе булачак. Ярышлар, гадәттәгечә, 15-18 гыйнварда Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында уза. Турнирда илнең барлык төбәкләреннән иң яхшы чаңгычылар катнаша.
«Без Татарстаннан Александр Большунов, Сергей Ардашев, Вероника Степанова һәм башка спортчылар катнашуын көтәбез. Форсаттан файдаланып, башкалада яшәүчеләрне һәм кунакларны ярышларга чакырып калам. Тамашачыларны мавыктыргыч ярышлар һәм яңа рекордлар гына түгел, шулай ук бай программа да көтә», – дип искәртте Леонов.
Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VI этабы Татарстанда кышның төп спорт вакыйгаларыннан берсе булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Моннан тыш, гыйнвар башында Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында биатлон буенча Россия беренчелеген уздыру планлаштырыла. Әмма Леонов 2026 елда Казанда спортның бу төре буенча тагын да масштаблырак турнирлар үткәрү нияте турында белдерде.
«Бездә биатлон буенча нинди дә булса зур турнир уздыру теләге бар. Бүген Тынычлык бистәсендәге комплекс ярышларга тулысынча әзер. Гыйнвар башына билгеләнгән Россия беренчелеге безнең өчен сынау проекты булачак», - дип белдерде ул.
Шулай ук 2026 ел башында Казанга Россия биатлон федерациясе президенты Виктор Майгуров килергә ниятли.
Леонов фикеренчә, Казандагы чаңгы-биатлон комплексы - илдә иң яхшыларның берсе. Әмма әлегә биредә биатлон буенча һәвәскәр спортчылар катнашындагы ярышлар гына оештырылган.
Яңа ел бәйрәмнәрендә профессиональ клублар арасында матчлар узачак. Әйтик, 4 гыйнвардан «Ак Барс» КХЛда дүрт матчлы өй сериясен үткәрсә, ә 8 һәм 10 гыйнварда Түбән Камада «Нефтехимик» үз бозында матчлар уздыра. «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол командаларының уеннары да Казанда үтәчәк.
Татарстанда кышын берничә массакүләм спорт чарасы узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Чаңгы сезоны ачыла һәм хоккей турнирлары башлана
Гадәттәгечә, кыш көне Татарстанда массакүләм спорт чаралары да узачак. Декабрь ахырында чаңгы сезоны ачыла, дип хәбәр итте Леонов.
21 декабрьдә Чаллының «Прибрежный» паркында шәһәр чемпионатының һәм беренчелегенең беренче туры уза, анда профессиональ спортчылар да, чаңгы спортын яратучылар да катнаша.
27 декабрьдә Нурлат районының «Ак Барс» спорт үзәгендә яшь категорияләре буенча төрле дистанцияләрдә массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Шундый ук ярышлар төрле көннәрдә Минзәлә, Саба, Әгерҗе, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм башка районнарда да оештырыла.
Командалы уеннарга мөкиббән китүчеләрне хоккей турнирлары көтә. 29 декабрьдә Тукай районының Мәләкәс авылында районның гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Яңа ел турниры үтә. Шул ук көнне Алабуга районында «Чемпионнар» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янындагы шугалакта - әтиләр һәм балалар командалары арасында матч, ә 28 декабрьдә Теләченең «Спортивный» паркында авыл җирлекләре командалары арасында итекле хоккей буенча турнир узачак.
Йөгерергә яратучыларны 30 декабрьдә Зәй шәһәренең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында көтәләр. Яңа ел алдыннан кунаклар һәм шәһәр халкы 2025 метрлы символик дистанциягә йөгерәчәк. Дистанция символик рәвештә сайланган, ул киләсе елда яңа казанышларга һәм максатларга омтылуны чагылдыра. Шул ук көнне Түбән Камада Яңа ел хәйрия узышы оештырыла, анда 200гә якын кеше катнашыр дип көтелә.
Яңа ел каникулларында районнарда күңелле стартлар оештырылачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Чана шуу» фестивале һәм киез итек ыргыту
1 гыйнварда Балтач районында зур тизлектә таудан төшәргә яратучылар өчен традицион «Чана шуу» авыл фестивале узачак. Ә 2 гыйнварда «Чана тау» чана комплексында район предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр арасында «Ралли чана – 2026» бизәлгән чаналар фестивале була. 4 гыйнварда Әлмәт районында да бозда ярышлар үткәрү планлаштырылган.
Яңа ел каникулларында районнарда күңелле стартлар, спорт-күңел ачу эстафеталары һәм саф һавада төрле яшьтәге кешеләр өчен уеннар оештырыла. Мәсәлән, 6 гыйнварда Бөгелмә районы халкын «Киез итек ыргыту», «Җигүле атта йөгерү», әйлән-бәйлән уеннары һәм башка уен, бәйгеләрне үз эченә алган программа көтә.
9 гыйнварда Яшел Үзәннең «Авангард» паркында Яңа ел флаг-штурмы (җиңел шарлар кулланып уйнала торган командалы уен) оештырыла. Турнир Олимпия системасы буенча уза, ә җиңүче командага кубок тапшырылачак.
Линар Гарипов Казанда бу кышта ачылачак спорт мәйданчыклары турында сөйләде
Фото: prav.tatarstan.ru
Казанда тимераякта шуу өчен 105 урын һәм чаңгыда шуу өчен 14 трасса ачыла
Шәһәр башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов бу кышта Казанда ачылачак спорт мәйданчыклары турында сөйләде.
«Быел Казанда тимераякта шуу өчен 105 урын булдырылачак, алар шәһәрнең зур мәйданчыкларында («Ак Барс Арена», «Калейдоскоп» паркы, Җиңү паркы), шулай ук Черек күлдә һәм Кремль яр буенда оештырылыр дип көтелә. 8 гыйнварда Халыкара фигуралы шуу көнендә «Черек күл» паркы «Карнавальная ночь» фильмы стилендәге мода күрсәтү мәйданчыгына әверелә, анда Казанның фигуралы шуу мәктәбе укучылары да чыгыш ясаячак», – дип хәбәр итте ул.
Моннан тыш, гыйнвар уртасында Черек күлдәге шугалакта Олимпия чемпионнары катнашында Илья Авербухның Winter Fest кышкы фестивале узачак.
Быел Казанда тимераякта шуу өчен 105 урын булдырылачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Линар Гарипов «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә «Черек күл» паркы һәм Кремль яр буендагы шугалакларның ачылу даталарын атады.
«Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак алдагы шимбәдә, ә Кремль яр буендагысы киләсе ялларда ачылачак», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.
Чаңгы шуу өчен Казанда 14 чаңгы трассасы әзерләнәчәк, шуларның сигезе - яктыртылган. Аларда 70тән артык ярыш үткәрү планлаштырыла, дип өстәде Гарипов.
«Февраль аенда Казанда «Россиянең чаңгы юллары» узачак. Быел беренче тапкыр торак комплекслар арасында «Безнең ишегалды чемпионнары» спартакиадасы оештырыла. Март аенда «Локомотив» стадионындагы традицион чаңгы марафоны кышкы сезонга нокта куячак», – дип сүзен төгәлләде ул.
Азат Кадыйров «УРАМ» экстрим-паркында Яңа ел каникулларында TEEN SPIRIT4 брейкинг буенча беренче һәвәскәрләр чемпионаты узачагы турында хәбәр итте
Фото: © prav.tatarstan.ru
Брейкинг турниры һәм экстремаль спорт төрләре буенча һәвәскәрләр арасында ярышлар
Кышын «УРАМ» экстрим-паркы да эшен дәвам итәчәк. Анда Яңа ел каникулларында TEEN SPIRIT4 брейкинг буенча беренче һәвәскәрләр чемпионаты уза, дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
«Бу турнирның барлыкка килүенә брейкинг һәм урам сәнгате буенча Combonation Халыкара турниры сәбәпче булды, ул республикада инде 16 ел рәттән уза һәм Татарстан башкаласында дөньяның барлык почмакларыннан 5 меңнән артык биючене, урам мәдәнияте эшлеклеләрен җыя», - дип ачыклык кертте Кадыйров.
Аның сүзләренчә, Combonation турнирында көндәшлек бик көчле, ул яшь брейкерларга чыгыш ясарга мөмкинлек бирми, шуңа күрә һәвәскәрләр турнирын уздырырга карар кылынган. Анда 250ләп катнашучыны көтәләр.
Моннан тыш, 20 декабрьдә «УРАМ» экстрим-паркында самокат спорты, ВМХ, скейтбординг, паркур, педальсез велосипед һәм роликлар буенча һәвәскәрләр арасында ярышлар узачак. Анда экстремаль һәм урам спорт төрләре белән шөгыльләнүче 6-35 яшьлек балалар, үсмерләр һәм яшьләр катнашыр дип көтелә.
«Татар-информ», Арсений Кәримов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз