Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биатлон буенча Олимпия чемпионы Ринат Сафин вафат
Ул 1940 елның 29 июлендә Татар АССРның Олы Яке авылында туган
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 1972 елда Саппорода узган Олимпия уеннарының биатлон буенча чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт остасы Ринат Сафин 75 нче яшендә вафат булган, дип яза Lenta.ru, Россия Биатлончылар берлеге рәсми сайтына сылтама белән.
Ринат Сафин 1940 елның 29 июлендә Татар АССРның Олы Яке авылында дөньяга килгән. Ул "Динамо" спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясаган. 1972 нче елда Александр Тихонов, Иван Бяков һәм Виктор Маматов белән бергә, Ринат Сафин Саппорода узган Олимпиадада эстафетада алтын медаль яулаган. Ул узышта Сафин икенче этапта йөгергән. Спортчы эстафетаны чаңгысын сындырган Тихоновтан тугызынчы булып кабул итеп алган, ә үз этабы азагында бер минутлык өстенлек белән беренче урында килгән.
Ринат Сафин исәбендә дөнья чемпионатлары эстафеталарында дүрт алтын, шулай ук ике көмеш медаль бар (эстафета һәм шәхси узышта).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз