news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Би-би-си” Казанның Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеген югары бәяләгән

Телерадиокорпорация ролигында Казанда төрле милләт һәм дин кешеләре яшәве билгеләп үтелгән.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). “Би-би-си” Британия телерадиокорпорациясе “Казан – милләтләр шәһәре” сюжетын Татарстан башкаласына багышлаган. Видео корпорациянең рәсми сайтында басылган.

Видеороликта Казанда төрле милләт һәм дин кешеләре яшәве билгеләп үтелгән. Кадрларда мәчетләр, синагога, чиркәүләр, шулай ук Казан күренешләре һәм кешеләре сурәтләнгән. “Бу Истанбул да һәм Иерусалим да түгел. Бу Казан”, – видео шундый сүзләр белән башланып китә.

Казан рестораторы Айдар Булатов мундиаль алдыннан официантларның чит тел өйрәнүен, ә шеф-поварларның чит ил кунаклары өчен меню эшләвен әйтеп узган. Булатов фикеренчә, кунакларда нинди тәэсир калачагында хезмәт күрсәтү өлкәсе турыдан туры бәйле.

Ул шулай ук Татарстан башкаласының җанатар-мөселманнарны каршы алырга әзерләнүен дә җиткерә. Булатов татарларның руслар белән дустанә мөнәсәбәттә булуын сөйли. Ул төрле дин тотучы кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итүләрен, бәйрәмнәрне бергә үткәреп, бер-берсенә кунакка йөрүләре турында җиткерә.

Сюжетны әзерләүчеләр барлык конфессия вәкилләре өчен Казанда җылы каршы алу әзерләнүен искәрткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100