news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әби-бабайларга бала караган өчен декрет акчасы түләү турында фикер алышачаклар

Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова шундый тәкъдим ясады.

 (Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әбиләргә һәм бабайларга «декрет акчасы» түләү мөмкинлеге турында фикер алышачаклар. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова «Бердәм Россия» съездында балалар тәрбияләргә ярдәм итүче әби-бабайлар өчен «декрет акчасы» түләүне карарга тәкъдим итте.

«Бу тәкъдимне әзерләү барышында кайбер нечкәлекләр турында фикер алышачакбыз, мөмкин булу-булмауга караячакбыз», — диде Котяков журналистларга.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot