news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Әби бәлеш салудан курка" - "Ватаным Татарстан" газетасы

Без ашларыбызны ни өчен үт­кәргәнебезне, анда ни өчен җы­ел­ганыбызны да онытып куябыз.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан" газетасы, Рәшит Минһаҗ). Күп йортларда корбан чалынды. Корбан итләре таратылды. Бәйрәм мәҗлесләре оештырыла. Шул ук вакытта укучыларыбыздан, ашны ничек уздырырга, сәдака тарату тәртибе ничегрәк икән кебек сораулар килә. Укучыларыбыз сорауларына Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирә.

Соңгы вакытларда тормышыбыз бик мул, нәрсә ашыйм дисәң, шул бар. Әмма шул мул­лыкның икенче бер җайсыз ягы да килеп чыга. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кә­римдә: аша­гыз-эче­гез, чаманы югалтмагыз, исраф кылмагыз, дип әйтә. Нинди генә дини мәҗлес булмасын, халык ризыкны кирәгеннән артык әзер­ли. Мәҗлеснең максаты – ашау-эчү генә түгел, туганнар, якыннар җыелышып вәгазь тың­лап, дога кылып утыру бит. Бервакыт бер абзыйдан, Сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз, дип сорадым. “Әбиегез бәлеш салудан курка”, – дип җавап кайтарды бу. Без ашларыбызны ни өчен үт­кәргәнебезне, анда ни өчен җы­ел­ганыбызны да онытып куябыз.

Гадәттә, корбан ашында якыннарыбызны шул ук корбан итен­нән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әл­бәттә, имам килеп вәгазь сөй­ләсә, Коръән укыса, нур өс­тенә нур була. Бу очракта корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит югыйсә. Ә безнең халык корбан ашына әллә ничә төрле ризык – балык, салат әзерли. Еш кына корбан ите чыкканчы кешенең тамагы туйган була инде. Шунлыктан корбан итен­нән авыз да ителми кала, ул хәтта кирәксезгә әйлән­гән кебек була. Пәйгамбә­ребез­нең (с.г.в.) шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебебез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Без кунакка йөрешергә, аралашырга тиешбез. Тик арабызда шундый кешеләр дә бар: алар табын әзер­ләү мәшәкатеннән куркып, Коръ­ән ашы үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Ризыкны зурдан купмыйча гына, җитәрлек итеп әзерләп кенә дә мәҗлесне уздырырга була бит югыйсә.

1993 елда хаҗда булдым. Шунда бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң, алар кунакка җые­лалар. Өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье чыгарып куялар. Шунда ук чәй белән каһвә тора. Кемгә нәрсә кирәк, шуның белән чәй эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар. Ә без, берәү килсә, ул кеше Ленинград блокадасыннан килгән сыман, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз. Аннары кунакны көчли-көчли ашатабыз, ул ашаганда телевизорны кабызып куябыз. Ашап бетер­гәч, кайчан китәр икән, табак-савыт юасы бар дип, аһ-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгән иде, ни хәлләре бар икән, дип әйтә башлыйбыз. Килгән кешене ашатып утырырга гына түгел, аның белән аралашырга тиешбез. Ризык аның үз өендә дә бар.

Җәлил хәзрәт, хәзер шундый нәрсә модага кереп китте: һәр­кемнең алдындагы тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог куялар да, ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә, Сез моңа ничек карыйсыз, дип сорыйлар. Мин үзем моңа каршы. Ризыкны үзең белән дә алып китеп, син хуҗаларга авырлык китерәсең. Ашка килдең, аша­дың һәм киттең – бетте. Әйткә­нем­чә, мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен килмибез. Шундый хәдис тә бар: туйганчы ашау – әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау – хәрам, туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң, оятын кая куярсың. Табынның ямен җибәрү дип карыйм мин моңа.

Коръән укыткан, вәгазь сөй­ләгән икән, табындагы бөтен ризык та йорт хуҗасына китә. Инде йорт хуҗасы хөрмәт йөзеннән сәдака өләшә икән, аны шелтә­ләмик. Йорт хуҗасына дога кылганнан соң, бүтән кеше ул табында изге гамәл эшлисе, савап аласы килсә, әлбәттә, сәдакасын ниятләп, уртага салырга тиеш. Һәм аны шул килеш, дога кылып, йорт хуҗасына калдырырга кирәк. Ул үзе кая бирәсен хәл итсен. Әгәр мәчеткә тапшырса, кыямәткә кадәр әҗер-савап килеп торыр, шәкерткә бир­сә, ул шәкертнең укыган намазларыннан савап килеп торыр.

Кайвакыт, сәдака биргән идем, багышлый белделәр микән, дигән шик тә туа. Син күңелеңнән, сәдака бирәм, дип уйлап куюга, Аллаһы Тәгалә аны кабул итә, билгеле. Ул инде синең өстеңдә нәзер булып тора. Шуңа күрә уйлаган эшегезне үтәми калдырмаска кирәк. Ул инде Аллаһы Тәгаләгә иреште. Хак Тәгалә белән бәндә арасында беркем дә юк. Кемгә аны багышлыймы, юкмы – борчылма. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам, сәдака бирү яшерен, дигән. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр, дигән. Аллаһ ризалыгы өчен дип сәдака биргәнбез икән, кулыбыздан чыгып китүгә, без аны онытырга тиеш. Ул инде Аллаһ юлына китте, ул сине саклый. Бирәм дип ниятләп, бирми йөртсәң, кесәңдә ут йөртәсең. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100