news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Безруков: «Рубин» Россия премьер-лигасы лидерлары бишлегенә эләгергә сәләтле

«Рубин» ярымсакчысы Руслан Безруков Россия премьер-лигасының быелгы сезонында үз командасының турнир хәлен шәрехләде.

«Узган сезондагыга караганда югарырак күтәреләсе килә, күп дигәндә — лидерлар бишлегенә кереп карыйсы килә. Тулаем алганда, бу безнең көчебездән килә. Иң мөһиме - мөмкин булган урында очколар җыярга һәм матчларда хәзерге кебек максимумны алырга», - дип тапшыра Безруков сүзләрен «Матч ТВ».

Искәртик, узган матчта Рәшит Рәхимов командасы үз кырында «Локомотив»ны (1:0) отты. Хәзер казанлылар Россия премьер-лигасы таблицасында 36 очко белән җиденче урында тора. Киләсе матчта «Рубин» кунакта Мәскәүнең «Динамо» командасы белән уйнаячак. Очрашу 20 апрельдә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot