Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Безнең заман геройлары: Яшел Үзәндә махсус хәрби операция катнашучыларын бүләкләделәр

Җиңү көнендә Яшел Үзәндә махсус хәрби операция катнашучыларына медальләр тапшыру тантанасы булды.
Хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Евгений Мингалиев, Артем Спирин һәм Денис Чумарин «Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Чара җылы һәм тантаналы атмосферада узды. Ул рәхмәт сүзләре, алкышлар һәм җанлы эмоцияләргә бай булды. Яшел Үзән халкы геройларны аягүрә басып каршы алдылар – нәкъ кайчандыр фронттан кайткан әтиләр һәм бабаларны каршы алган төсле.
Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.
Фото: Яшел Үзән районының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз