news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең заман» фестиваленең суперфиналында катнашучылар исемлеге билгеле

«Безнең заман» фестиваленең суперфиналында катнашучылар исемлеге билгеле
"Безнең заман" фестиваленең матбугат үзәге

«Безнең заман» Х эшче яшьләр республика фестивале зона этабы нәтиҗәләре буенча I урын алучы командалар билгеле. Болар – «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы, «СИБУР. Казаньоргсинтез» һәм «Горбунов ис. Казан авиация заводы».

«Финалга чыгучы командалар 14-15 октябрь көнне Казанда ярышты. Биредә 17 команда булып 600дән артык кеше катнашты», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Казан гала-концерты ачылу тантанасында ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина һәм башкалар катнашкан.

Фестивальнең суперфиналына, шулай ук, II урын алган «Татэнергосбыт» АҖ, ООО «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ, «ТНВ – ТЯГның яшьләр канаты (Чүпрәле районы) һәм Казан дәүләт дары заводы чыккан. III урында - «Таттелеком» һәм «АПАС-МОЛ» ҖЧҖ.

Юбилей сезонының төп вакыйгасы – фестивальнең гала-концерты 4-5 ноябрьдә Казанда – «Пирамида» үзәгендә үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot