news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең заман» фестиваленең Әлмәт зонасы җиңүчеләре билгеле

«Безнең заман» фестиваленең Әлмәт зонасы җиңүчеләре билгеле
"Безнең заман" фестиваленең матбугат үзәге

Әлмәттә узган «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең икенче зона этабы нәтиҗәләре буенча гомумкоманда хисабында җиңүчеләр билгеле булды.

Фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу зона этабы нәтиҗәләре буенча гомумкоманда хисабында җиңү һәм фестивальнең суперфиналына юлламаны түбәндәге командалар яулаган:

- «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы;

- Зәй муниципаль районы башкарма комитеты;

- Зәй ГРЭСы (»Татэнерго» филиалы);

- Чистай үзәк район хастаханәсе.

Моннан тыш, жюри карары белән фестивальнең Гран-прие һәм Татарстан Республикасы Рәисе кубогы өчен III урын ияләре дә көрәшә алачак. Әлмәт зонасында алар – «Транснефть-Прикамье» командасы һәм «Татнефть»нең Нурлат территориаль беренчел профсоюз оешмасы.

Әлмәт этабында барлыгы 250-ләп эшче яшьләр катнашкан. Алар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә көч сынашкан.

«Фестивальдә катнашучыларны сәхнәдән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, республика Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров сәламләде», – дип хәбәр итә матбугат үзәге.

«Әлмәт сәхнәсенең «Безнең заман» фестиваленең зона этабын кабул итүенә бик шатмын. Монда истә калырдай, кабатланмас һәм үзенчәлекле кешеләр үз иҗатын күрсәтә. Аларга карасаң, төп эшчәнлекләре сәнгать белән бәйле түгеллеген күз алдына китерү авыр», - дип ассызыклаган Тимур Нагуманов.

Үз чиратында Родион Карпов фестивальдә катнашучыларның республиканың чын алтын фонды булуын әйткән. «Алар хезмәттә генә түгел, иҗатта да иң-иңнәре», — дигән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары.

Аксубай мәдәният бүлеге командасы вәкиле Анастасия Дмитриева фестивальдә инде икенче ел катнаша. Узган ел аларның командасы фестивальгә чуаш биюен алып килсә, быел төрек биюен сайлаган. «Безгә мастер-класслар, жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәлләр бик ярдәм итте. Без узган ел жюри әгъзалары әйткән фикерләрне исәпкә алдык һәм яңа бию белән килдек», — дип билгеләп үткән ул.

Фестивальнең зона этапларының үзгәрешсез өлеше булып белем бирү программасы тора, ул жюри әгъзаларыннан – федераль һәм республика дәрәҗәсендәге әйдәп баручы сәнгать осталарыннан – мастер-классларны үз эченә ала. Әлмәттә үз осталыкларының серләрен ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова, Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе, режиссер Дмитрий Платонов, шулай ук Владимир Аносов ачкан.

  • Фестивальнең йомгаклау зона этабы Казанда 20-21 октябрьдә узачак. Шуннан соң, барлык зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре 17-18 ноябрьдә Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнаша.

Гала-концерт һәм быелгы сезонның төп бүләкләрен тапшыру Казанның «Пирамида» мәдәни–күңел ачу үзәгендә 20 ноябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot