news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең заман» фестиваленә зона финаллары бу атнада старт ала

«Безнең заман» фестиваленә зона финаллары бу атнада старт ала
Салават Камалетдинов/архив

«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең Х ачык республика телевизион фестиваленә зона финаллары бу атнада старт ала.

«Беренче чыгышлар Әлмәттә 30 сентябрьдә башланып китә һәм ике көн бара. Ул «Нефтьче» мәдәният сарае базасында узачак. Әлмәт турына барлыгы 53 предприятие һәм оешмадан гариза килгән», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Беренче көнне катнашучылар вокал һәм хореография номерларын тәкъдим итә, ә 1 октябрьдә «Дан минуты» номинациясендә чыгышлар карала һәм гала-концерт бирелә. Гадәттәгечә, зона финалларын кабул итүче шәһәрләрдә жюри әгъзаларыннан түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар узачак. Фестивальдә жюри составын РФ атказанган артисты Резеда Галимова җитәкли.

Киләсе зона финалы 7-8 октябрьдә Түбән Камада, Халык иҗаты йортында узачак. Казанда исә зона бәйгеләре 14-15 октябрьгә билгеләнгән.

Суперфинал 4-5 ноябрьгә планлаштырылган. Ул Халыкара мәгълүмат үзәгендә - Универсиада авылында узачак.

Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты – 7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

  • Зона этапларының, суперфиналларның һәм гала-концертларның онлайн-трансляцияләре фестивальнең bzzm.ru рәсми сайтында алып барыла.
  • Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге,төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләүче яшьләр катнаша ала. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дә, белем бирү учреждениеләре, фермер хуҗалыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары, эчке эшләр органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре һәм башка эшчәнлек өлкәләре вәкилләре дә бар. Катнашучылар өчен фестивальнең бәйге программасы төрләре төп һөнәр булып саналмый.
  • Суперфиналның бүләк фонды 3,2 млн сум тәшкил итәчәк. Фестивальнең зона финаллары бүләк фондын формалаштыру өчен тагын 400 мең сум акча бүлеп бирелгән. Гран-прида җиңүче командага 500 мең сум һәм Татарстан Президентының Күчмә кубогы тапшырыла. Моннан тыш, икенче ел рәттән командалар арасында «Безнең заман геройлары» Кубогы иясе билгеләнә. Бу номинациясендә җиңүчегә 300 мең сум акча бирелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot