Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең заман» фестиваленә гаризалар саны ике тапкыр арткан
Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» фестиваленең гала-концерты старт алды. Бу сезонда гаризалар саны үткән ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк булган. Бу хакта журналистларга ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Быел без үткәндәгегә караганда ике тапкыр күбрәк гариза алдык. Аларның саны үсүен дәвам итәр дип ышанабыз. «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашу балаларга үз талантларын күрсәтергә һәм ачарга мөмкинлек бирә. Сәхнә – ул кешегә үсәргә мөмкинлек бирә торган уникаль әйбер», - дип билгеләде ул.
Барлыгы фестивальдә катнашырга 2,5 меңнән артык кеше теләк белдергән. Гала-концертта 21 коллектив катнашачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз