Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең Татарстан» форумында яшьләргә дәүләт хезмәткәрләре эше турында сөйләделәр
Казанда «Безнең Татарстан» яшьләр форумы старт алды. Пленар сессиянең темасы яшьләрне дәүләт хезмәтендә эшкә урнаштыру булды.
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәт – кешегә һәм дәүләткә хезмәт итү. Әмма чынлыкта хезмәт дәүләт һәм муниципаль хезмәттә генә түгел. Кайда гына эшләсәң дә, ни белән генә шөгыльләнсәң дә, син барыбер үзең яраткан эшкә хезмәт итәсең, һәм ахыр чиктә, кешеләр өчен барысын да эшлисең. Кайда гына эшләсәң дә, бөтен көчең нәкъ менә шуларга юнәлтелгән», – дип мөрәҗәгать итте залдагы студентларга ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Казанның төрле югары уку йортлары студентлары булган сессия тыңлаучыларына дәүләт органнарында эшкә урнашу һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
«Безнең командада бүген бик профессиональ, нәтиҗәгә омтылган хезмәткәрләр эшли. Барлыгы 12 мең коллегабыз бар. Уртача яшьләре – 42-43 яшь. Без моны бик яхшы яшь дип саныйбыз, ул – яшьлек һәм тәҗрибә катнашмасы. Әмма, һичшиксез, дәүләт хезмәтенең нигезен идарә командасы тәшкил итә. Татарстанның идарә итү командасы бүген барыннан да элек карарларны үтәүдән курыкмавы белән дан тота», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов.
Татарстанда дәүләт хезмәте өчен белгечләр әзерләү буенча төп инструментларның берсе «Кадрлар резервы» проекты булды. Белов яшьләрне бу мөмкинлек белән танышырга чакырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз