Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Безнең мирас» журналы редакциясе, татар зыялыларын җыеп, ифтар ашы үткәрде
Бүген «Безнең мирас» журналы редакциясе «ТАТМЕДИА» ашханәсендә, татар зыялыларын җыеп, ифтар ашы үткәрде.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Коръән укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Мәҗлестә «Безнең мирас» журналының вафат булган авторлары, бакыйлыкка күчкән күренекле татар язучылары, галимнәре, журналистлары рухына багышлап дога кылынды.
«1990нчы елларда милли һәм дини күтәрелеш булганнан соң, дин әһелләре үзләренчә, зыялылар үзләренчә яши башлаган иде. Бүген татар язучылары, галимнәре, дин әһелләре бергә җыелып, бик матур итеп сөйләшеп утырдык. Бер фикердә булган ике йөз зыялы теләсә кайсы халыкны үз артыннан ияртә ала дигән фикер бар. Татарларда талантлы шәхесләр бик күп, тик безгә бердәмлек җитеп бетми. Бу мәҗлесне мин халык бердәмлегенә бер адым, дип саныйм», - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон редакция тарафыннан өченче ифтар оештырылуын әйтте. 2019 елда кечкенә генә мәҗлестән башланган чараның ел саен масштабы зурая бара. Быел ифтарга күбрәк кеше чакырылган.
«Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән аралаша башлаган вакытларда мине ифтарларга чакыралар иде. Шул чак миңа вафат булган авторларыбызны, зур шәхесләребезне искә алырга, аларның рухына дога кылырга кирәк дигән фикер килде. Минем ифтар үткәрү тәкъдимемне «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков хуплады һәм күтәреп алды. Минемчә, бик матур чара булды. Килгән һәркем зур рәхмәтен җиткерде», - диде Ләбиб Лерон.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз