news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең мирас» уздырган ифтарда журнал белән хезмәттәшлек иткән авторларны искә алдылар

«Безнең мирас» уздырган ифтарда журнал белән хезмәттәшлек иткән авторларны искә алдылар

Бүген «Безнең мирас» журналы редакция белән хезмәттәшлек иткән журналистлар, язучылар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында ифтар уздырды. Анда журнал белән хезмәттәшлек итеп, хәзер мәрхүм булган авторларны, татарның мәшһүр шәхесләрен искә алдылар.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бу матбугат ифтарының ел саен уздырылуын искәртеп узды. «Тукайдан башлап хәзергә кадәр иҗат иткән мәшһүр шәхесләрне искә алырга җыенабыз», - диде ул. Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин, Әхәт Гаффар, Фәнзаман Баттал, Рифкать Әхмәтҗанов кебек шәхесләр - барлыгы алтмышлап кеше рухына дога кылынды.

Ифтар мәҗлесенә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чакырылган иде. Ул вәгазендә ураза тотуның савабыннан тыш, милли мәсьәләләрне дә дин белән бәйләп аңлатты. Җәлил хәзрәт фикеренчә, җанисәп вакытында татарның гел кимеп баруы (2010 елгы җанисәптә - 200 мең, 2020 елгы җанисәптә - 600 мең) чын күңеленнән дин тотучылар аз булуы белән бәйле икәнен сөйләде.

«Туксанынчы елларда миңа Кавказда булырга туры килде. Язгы кыр эшләре вакытында бер ашханә эшләми, авыр эш, ләкин барлык кеше - авыр эштәге тракторчылар да ураза тота. Менә ул вакыйгалардан соң утыз ел узган, ә без әле дә шул дәрәҗәгә барып җитә алганыбыз юк. Җанисәпне карасак, барлык Дагыстан халкы да арткан», - дип мисал китерде ул.

Ифтар мәҗлесендә азанны язучы, драматург, Язучылар берлегенең элекке рәисе Данил Салихов әйтте.

«Без ислам динендә булмасак, Аллаһ Тәгаләдән курыкмаган булсак, без инде әллә кайчан эреп юкка чыгып беткән булыр идек. Безнең җаныбызда каннан килә торган игътибар саклап калган. Ифтарлар бик күп үтә, кыйблага борыла бара егетләр. Безнең җитәкчеләребез бераз гына намазга карый башласа, илләребезгә иман керер иде», - диде ул.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев матбугат әһелләрен чакырып ифтар уздырган Ләбиб Леронга рәхмәт әйтте. Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Ләбиб Леронга Болгар мәчете макетын бүләк итте.

Ләбиб Лерон ифтарда катнашучыларга журнал редакциясендә әзерләнгән басманы - Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» китабын бүләк итте. Бу ифтарның киләсе елда да узачагына өметен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100