Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең мирас», «Мәдәни җомга» редакциясе ифтар кичәсендә татар шәхесләрен искә алдылар
«Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе «Татмедиа» һәм «Идел-Пресс» типографиясе белән берлектә авыз ачу мәҗлесе үткәрде. Ифтар кичәсендә милли матбугатка хезмәт иткән, арабыздан киткән шәхесләрне искә алып, рухларына дога кылдылар. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәҗлес башында вәгазь сөйләде.

«Динсезлек – телсезлеккә, телсезлек – илсезлеккә илтә. Рамазан аеннан файдаланып, иманга килик. Без нәфесебезне җиңеп, кеше икәнебезне бөтен галәмгә күрсәтергә бирелгән форсат бу. Гомеребезне әрәмгә үткәрәбез икән, бу – дөрес түгел. Дингә кайтырга кирәк», – дип сөйләде вәгазендә Җәлил хәзрәт Фазлыев.
«Килгән барчагызга да рәхмәт! Ниятебез мондый иде: беренче чиратта, каләм әһелләре, журналистларны, бигрәк тә вафат булган журналистларны да искә алдык. Дога кылганда игътибар иткәнсездер, беренче итеп Габдулла Тукайны куйдык. Ул журнал редакциясендә эшләгән, газета чыгарган. Туфан абый Миңнуллин, Разил абый Вәлиевлар… Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтовның да исемен телгә алдык, ул «Татмедиа»да җитәкчелек иткән иде. Күбесенең фамилияләрен телгә алдык. Ирек Җәүдәт улы мине «Безнең мирас» журналына баш мөхәррир итеп тәгаенләгән вакытта хәер-фатиха биргән иде. Аның тәкъдиме белән шушы эшләр башланды», – дип искә алды «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Ифтар кичәсендә «Мәдәни җомга» газетасының озак еллар баш мөхәррире булган, аңа кадәр «Мәйдан» журналының баш мөхәррире булган, Татарстанның халык язучысы һәм Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов та бар иде. Ләбиб Лерон язучыны туган көне белән котлап үтте. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә шәкертләре Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.
«Мәрхүм шагыйребез, шулай ук гомерен татар матбугатына, татар әдәбиятына багышлаган остазыбыз Зөлфәтнең сүзләре искә төште. Ул бер эссесында, үзенең бер уйлануында: «Кабахәт начар кешене имансыз дип кенә түгел, ә шигырьсез дип ачуланырга кирәк», – дип әйткән иде. Шушы сүзләр турында бик күп уйланып йөрдем ул вакытта һәм, чыннан да, дигән фикергә килдем. Әгәр дә кеше күңелен матур сыйфатлар, матур бизәкләр белән баетмый икән, аның күңеле буш булып кала алмый. Ул, һичшиксез, үзеннән-үзе караңгылык, хөсетлек, ямьсезлек белән тулачак», – диде шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин.

«Минем өчен менә мондый кичәләрдә катнашу бик зур бәхет. Сөенәм, чөнки без монда бергәләшеп, бер үзебезнең бер дулкында, бер фикердә, бер диндә, бер телдә сөйләшәбез. Вакытлар бик авыр. «Татар бер-берсен ашар», – дигән сүз бар. Мин бу әйтемне яратмыйм. Без хәзер күп түгел. Бер-беребезгә булышып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тиешбез. Тел, ил, дин буенча бергәләп эшләмәсәк, киләчәгебез юк. Теләгем шул: бергә эшләргә, бергә яшәргә, бу тормышның матурлыгын да, кыенлыкларын да бергә күтәрергә һәм күрешеп торырга язсын», – диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары, депутат Камил Ногаев Марат Әхмәтов исеменнән сәлам җиткерде.
«Барыгыз да беләсез, барыгыз да ишеткәнсездер: Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин ялга китте. Һәм Әхмәтов Марат Готовичны Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен башкаручы итеп куйдылар. «Татмедиа»да ифтар мәҗлесе була», – дидем. «Миннән күп сәлам әйтегез, тоткан уразалар кабул булсын», – дип әйтте. Ул: «Татмедиа»га хәлдән килгәнчә булышырбыз һәм булышып торачакбыз», – диде. Барчагыз да исән-сау булыгыз. Махсус хәрби операция бара, анда безнең егетләр сугыша, тизрәк егетләребез җиңеп кайтсын иде. Киләсе елларда да шулай очрашырга язсын», – диде ул.

Язучы-прозаик, драматург Рабит Батулла Габдулла Тукайның «Мигъраҗ» шигырен заманча һәм фәнни күзлектән аңлатып карады. «Шагыйрь үз заманында ук Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (саләллаху галәйһим вә сәллам) күккә күтәрелүен (Мигъраҗ) гади генә дини риваять буларак түгел, ә бик катлаулы физик вакыйга буларак тасвирлаган. Мин моны заманча физика һәм квант дөньясы кануннары белән бәйлим. Минемчә, бу тирән белемнәрне Тукай шул заманның дөньяви фәненнән түгел, ә турыдан-туры Коръәнне өйрәнүдән һәм рухи тәҗрибәдән алган», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз