news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең кавем» VI Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең гала-концерты булды

Фестивальдә Дәрдемәнд исемендәге премия һәм медаль ияләре ачыкланган.

«Безнең кавем» VI Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең гала-концерты булды
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге «Безнең кавем» дип исемләнгән VI Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең гала концертын уздырды.

Фестивальдә Самара, Түбән Новгород, Әстерхан өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Татарстанның Яшел Үзән, Минзәлә, Арча, Балтач, Сарман, Чистай, Әлки, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Актаныш, Әтнә, Минзәлә, Азнакай районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәре мәктәп-гимназияләреннән, балалар бакчалары, китапханәләр, татар оешмаларыннан 120 гариза килгән. Барлыгы 300дән артык кеше катнашкан. Дәрдемәнднең туган авылыннан делегация, Австралиядәге татар-башкорт оешмасы сәркатибе Диләрә Вәлиева, Болгариядән Әлфия Димитрова да килгән.

Иң элек Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелгән. «Россия кооперациясе университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева фестивальдә катнашучыларны сәламләде, рәхмәтен җиткерде. Алсу Рөстәм кызы Дәрдемәнд премиясе лауреатларына, татар шәхесләренә Дәрдемәнд медале тапшырды», – диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, ел саен «Безнең кавем» фестивалендә Дәрдемәнд премиясе лауреатлары игълан ителә. «Быел Казан шәһәренең 82нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Муса Бәдретдинов, Чаллы педагогика көллиятенең 2 курс студенты Таңсылу Ганиева премиягә лаек булды. Алар Калининград шәһәренең истәлекле урыннары белән танышу өчен сертификатка ия булды. Шулай ук икенче турга узган укучыларга - Зилә Фәсахова, Мәликә Сибгатуллина, Ләйсән Заһидуллина, Рәмзилә Газетдиновага Дәрдемәнд медале тапшырылды», – диде ул.

Алсу Нәбиева быел беренче тапкыр булдырылган Дәрдемәнд, Мөхлисә Бубый, Сара Шакулова фотосурәтләре төшерелгән «Татар булуым белән горурланам» дигән медальләр тапшырган. «Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, меценат, алтын приискалар хуҗасы, Оренбург өлкәсе Дәүләт Думасы депутаты булган бертуган Рәмиевләр татар язучыларының әсәрләрен бастырган, уннарча мәктәпләр тоткан, татар студентларына матди ярдәм күрсәткән, мәчетләр төзеткән», – дип искәртте Флюра Абдуллина.

«Татар булуым белән горурланам» дигән Дәрдемәнд медаленә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды Башкарма директоры Нурия Һашимова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-хаттат Нәҗип Исмәгыйлев, Башкортстан Республикасы Татар конгрессының Мәләвез районы бүлеге рәисе Лилия Камалова, Башкортстан Республикасы Мәләвез районы Җиргән авылы урта мәктәбе директоры Лилия Әхтәмова лаек булган.

Мәгърифәтче, педагог, мөселман дөньясында хатын-кызлардан бердәнбер казыя, «Татар булуым белән горурланам» дигән Мөхлисә Бубый медаленә хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге хатын-кызлар клубы әгъзасы Һаҗәр Бәширова, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, шагыйрә, әдәби тәнкыйтьче Фәүзия Галиуллина, Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре Нурия Шәрифҗанова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Нурхәмәтова, Евразия Рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева, педагог, нәфис сүз остасы Зифа Гәрәева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Габдрахманова, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы тарихы музее фәнни хезмәткәре Нурия Маннапова, Бөтендөнья халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Хәйруллина лаек булган.

Беренче татар хатын-кыз математигы, Сорбоннада (Франция) югары белем алган беренче татар кызы, Сорбонна университетын алтын медальгә тәмамлаган, татар мәктәпләре өчен математика дәреслекләре авторы, Мәскәүдә Н.Нариманов исемендәге Татар урта гомуми белем бирү мәктәбен оештыручы һәм беренче җитәкчесе, профессор, «Татар булуым белән горурланам» дигән Сара Шакулова медале Түбән Новгород өлкәсе Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбе директоры Гөлнара Фәхретдиновага, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллинага, филология фәннәре докторы, профессор Альбина Вәлиевага, Татарстанның атказанган артисты Гөлия Хаматгалиевага бирелгән.

«Ел саен «Безнең кавем» фестивалендә сәүдәгәрләр кәләпүше тапшырыла. Ул XIX гасыр ахыры XX гасырда яшәгән беренче гильдия сәүдәгәр Якуб Апанаевның кәләпүше нигезендә иҗат ителә. Аны рәссам, чигү остасы Әлфия Нурхәмитова чигә. Быел сәүдәгәрләр кәләпүше танылган эшкуар, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, җаваплыдыгы чикләнгән «Алмай» оешмасының генераль директоры Дамир Шәйхетдиновка тапшырылды», – диде Флюра Абдуллина.

Фестивальдә Дәрдемәнд шигырьләрен Дәрдемәнд премиясе лауреатлары Әнвәр Хәертдинов, Муса Бәдретдинов, Таңсылу Ганиева яңгыраткан, ел дәвамында Татар мәдәнияте үзәге уздырган чараларда иң актив катнашкан Мостафа Закиров яраткан шигырен сөйләгән.

«Безнең кавем» китабының яңа басмасы да тәкъдим ителгән. «Анда Татар мәдәнияте уздырган чаралар, шулай ук Дәрдемәнд шигырьләре инглиз телендә дә урын алды. Аны Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева тәрҗемә итте. Фестивальдә катнашучыларга дипломнар, Дәрдемәнд, оныгы Бәшир Рәмиев портретлары белән блокнотлар тапшырылды. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы номинациясендә катнашучылар татар халык ашларын пешереп тә килгәннәр иде. Аш-су осталары парады булды, күргәзмә дә оештырылган иде», – дип сөйләде Флюра Абдуллина.

Фестивальдә Татарстанның халык артисты Марат Галимов, конкурслар лауреаты Раил Гыйззәтуллин, Казан кооператив институты студенты Рәхим Камалетдинов җырлаган. «KAZAN» бию ансамбленең Үрнәк хореография студиясе, Казан кооператив институтының танылган «Адреналин» ансамбле чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килгән.

Фестивальне Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты Алия Кәлимуллина, Дәрдемәнд премиясе лауреаты Әнвәр Хәертдинов алып барган.

  • «Безнең кавем» фестивале Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, алтын приисклар хуҗасы булган Дәрдемәндкә, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге оешуга 6 ел тулу уңаеннан оештырылган.

  • Фестиваль Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО), Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot