news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең ишегалды тавышы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

«Безнең ишегалды тавышы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады
Казан Мэриясе матбугат хезмәте

Казанда «Безнең ишегалды тавышы. Безнең команда тавышы» халык караокесы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Шәһәр халкы башкаланың барлык районнарында 19 мәйданчыкта чыгыш ясаячак, теләгән һәркем җыр башкара һәм финалга чыгу өчен көрәшә алачак.

Сайлап алу турлары ишегалларында, скверларда һәм паркларда узачак. Шәһәр халкы, яше һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, гаризаны онлайн я теркәлү өстәле янында урында биреп, үз сәләтләрен күрсәтә алачак.

Конкурсның һәр этабы ике сәгать дәвамында уза, тавыш бирү бәйге узган урында оештырыла – тамашачылар үзләренә ошаган конкурсантларның номерлары язылган бланкларны махсус тартмада калдыра алачак.

Конкурста җиңүчеләр 30 августта Казан һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Голосдвора.рф сайтында сайлап алу турлары җәдвәле һәм катнашу кагыйдәләре белән җентекләбрәк танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100