Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең ишегалды» программасы Татарстанда 1,6 миллионнан артык кешене колачлады
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының беренче исемлеген 2027 елда тулысынча үтәргә планлаштыралар. Быелгы эшләр тәмамланганнан соң республикада 243 ишегалды территориясен төзекләндерәсе кала. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының Яшел Үзәндәге күчмә утырышында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Быел 560 ишегалдында 10 млрд сумлык эшләр алып барыла. Алар тәмамланганнан соң Казанда, шулай ук Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында төзекләндерү эшләре дәвам итә.
2020 елда программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 5,8 мең ишегалды территориясен төзекләндерделәр, бу максатларга 54 млрд сум юнәлдерделәр.
«Бу шәһәр мохите өлкәсендә иң масштаблы республика программаларының берсе. Алты ел эчендә проект республиканың 1,6 миллионнан артык кешесен колачлады», - дип билгеләде Дамир Шәйдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз