Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре 82 процентка башкарылган
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программаның кураторы, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның Татарстанда нинди темплар белән баруы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Арина Петрова искәрткәнчә, барлык чаралар 2025 елга программаның «юл картасы» кысаларында гамәлгә ашырыла. Бүген ишегалларында юл эшләре алып барыла, тышкы яктырту, балалар һәм спорт җайланмалары урнаштырыла, шулай ук башкару документациясе тапшырыла.
Әйтик, юл эшләре 82 процентка башкарылган, соңгы ике атнада динамика – 10 процент. Шул ук вакытта нотыкчы юл эшләре темпларының планлаштырылганнан түбәнрәк (шулай ук 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда) булуын билгеләп үтте.
Әмма тышкы яктыртуны урнаштыру өлешендә эшләр графиктан 11 процентка алдан алып барыла. 363 ишегалдында тышкы яктыртуны урнаштыру төгәлләнгән. Әгерҗе, Зәй, Мамадыш районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән. 12 муниципаль берәмлектә 155 ишегалдында эшләр дәвам итә. Республика буенча үтәлеш - 83 процент.
«Татлизинг» ДУП мәгълүматлары буенча, 30 июльгә җайланмаларны монтажлау буенча гомуми үтәлеш 58 проценты тәшкил итә. Монтаж 290 ишегалдында төгәлләнгән. Арча һәм Зәй районнарында эшләр төгәлләнгән. Узган ике атна эчендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 7 муниципаль берәмлектә - Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Лениногорск районнарында контроль карап йөрүләр уздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз