Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 2026 елда 420 ишегалды яңартылачак
2026 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 420 ишегалдын төзекләндерергә планлаштыралар. Бу хакта Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Программа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Аның гамәлдә булу чорында Казанда гомуми мәйданы 3,6 млн квадрат метр булган 2,7 мең ишегалды төзекләндерелгән. Бу үзгәрешләр 600 меңнән артык кешегә кагылган.
«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сезгә инде эшләнгән һәм планлаштырылган программалар өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Төзекләндерелгән ишегаллары кәефне күтәрә, яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыта, халыкны тәртип сакларга һәм үз йортлары тормышында катнашырга этәрә», – диде Метшин.
2025 елда 466 күпфатирлы йорт территориясе тәртипкә китерелде. Шул ук вакытта 2027 елда тагын 280 йортны төзекләндерергә кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз