news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең ишегалды» фестивалендә Лаеш халкын Татарстан Рәисе исеменнән билгеләп үтәчәкләр

Иртәгә Лаеш шәһәре Экстрим-паркында «Безнең ишегалды» фестивале узачак. Чара күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән масштаблы республика программасының биш еллыгына багышланган. Программа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Фестивальдә катнашучылар программа муниципалитетларның тышкы торышын үзгәртүе, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуы һәм республикада соңгы биш елда булган үзгәрешләр турында сөйләячәк. Искәртеп үтик, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында бөтен республикада 5 174 ишегалды төзекләндерелде. Эшнең нәтиҗәләре 1,5 миллионга якын кешегә, шул исәптән 300 меңнән артык балага кагылды.

Фестивальнең эшлекле өлеше ТР Рәисе исеменнән рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы белән тәмамланачак. Бүләкләрне программаны гамәлгә ашыруда актив катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүче кешеләр алачак.

Төп өлештән соң кунакларны «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленнән концерт көтә. Чыгыш «Татарстанда җәй» мәдәни-туристик проекты кысаларында була.

Шулай ук фестиваль мәйданчыгында «Бердәм Россия» партиясенең пикет палаткалары эшләячәк. Волонтерлар һәм агитаторлар Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек белдереп мәгълүмати материаллар таратачак.

Фестиваль спикерлары арасында – Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы Эмиль Гобәйдуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot