news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең балалар – безнең киләчәк»: Татарстан хәрбие «Батырлар» программасында катнаша

Махсус операция ветераны Әнвәр Мөхәммәтҗәнов «Батырлар. Татарстан геройлары» республика программасы катнашучысы булды.

Ир-ат хезмәттәшләрен коткарганда авыр яралана – аягын югалта. Ул дәваланганнан соң да рухын төшерми һәм Ватанга тылда хезмәт итү турында ныклы карар кабул итә. Әнвәр Мөхәммәтҗәнов «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашу өчен беренчеләрдән булып гариза бирә.

«Без Бөек Ватан сугышы ветераннары булган бабаларыбызның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап үстек. Безгә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен аңлаттылар. Кызганыч, үсеп килүче буыннан мондый мөмкинлеге юк диярлек. Безгә аларны алмаштырыр вакыт җитте дип уйлыйм. Безнең балалар – безнең киләчәк. Шуңа күрә без яшьләрне әхлакый тәрбияләүгә тирәнрәк карарга тиеш. Программа җәмгыятькә, халыкка һәм илгә файда китерергә мөмкинлек бирәчәк», – диде хәрби.

Ветеранга программада катнашу өчен гариза бирергә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында ярдәм иткәннәр.

Фото: © t.me/tatarzadonbass

news_right_1
news_right_2
news_bot