Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Безнекеләр хаҗга велосипедта бармакчы
Егетләр бүген Татарстан мөфтие белән очрашып, шул хакта ниятен белдерде
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 27 октябрьдә, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2015 елда хаҗ сәфәренә велосипедта сәфәр кылырга теләгән яшьләр белән очрашты. Биш мөселман егете Мәккәгә изге сәфәрләрен Болгардан башларга ниятли. Мөфтинең яшьләр белән очрашуында “ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин да катнашты.
Яшьләр фикеренчә, озын-ерак юл узганда гына кеше үзенең үткәне хакында уйлана, яңа җирләрне уза-уза Аллаһка якынаюын тоя.
“Безнең бабаларыбыз өчен хаҗ кылу 5 мең чакрым араны еллар дәвамында узу булган. Бернигә карамастан, изге җирләргә чыгып китү, күп сандагы каршылыкларны үтү, әлбәттә, зур тәвәккәллек сорый. Бу сәфәр эчке дөньяң турында уйланырга, гөнаһлардан арынырга, үзеңдә үрнәк сыйфатлар тәрбияләргә һәм кире өйгә яңа туган сабый бала төсле булып кайтырга ярдәм итә. Моны бер аэропорттан икенче аэропортка очып төшү белән генә чикләргә ярамый. Югары тизлекләр заманында ихласлык җитми”, - дип, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар алар.
Хәзерге вакытта егетләр сәфәр кылырга иганәчеләр эзлиләр. Алар белән «КАМАЗ» оешмасы кызыксынган.
Изге сәфәргә егетләр 2015 елның 25 июнендә кузгалырга җыеналар. Исәп-хисапларына караганда, 5,4 мең чакрым юл үтәргә кирәк булачак. Маршрутлары: Россия-Әзербайҗан-Иран-Күвәйт-Гарәбстан.
Сәфәрләре вакытында яшьләр документаль фильм төшерергә җыеналар. Шул рәвешле Хаҗ юлын – Аллаһка якынаю юлын күрсәтергә телиләр, дип “Татар-информ”га хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз