Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Безнең заман геройлары — Әлмәт театрында
Пензада «Маскерадъ» фестивале үткәрелде
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Бу атнада Пенза шәһәрең А. В. Луначаров исемендәге драма театры сәхнәсендә М. Лермонтов (әдипнең тууына быел 200 ел тула) иҗатына багышланган «Маскерадъ» фестивале тәмамланды.
Анда Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов “Безнең заман герое. Актер” номинациясендә дипломга лаек булды.
Жюри фикеренчә, хатын-кызлар арсында шундый ук номинациядә Пенза өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Смелова җиңүгә лаек.
Иң яхшы режиссер эше дип Әлмәт Татар дәүләт драма театры режиссеры Искәндәр Сакаев сәхнәгә куйган “Гашыйк Кәриб” спектакле танылды.
“Безнең заман герое. Рәссам” номинациясендә исә Башкортстан Рус дәүләт драма академия театрыннан Ирина Лебедева җиңү яулады.
“Театрга хезмәт итүе өчен” Пенза өлкәсенең драма театры режиссеры Анатолий Гуляев та бүләккә ия булды, дип хәбәр итә Әлмәт Татар дәүләт театрының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз